Рекламный баннер 990x90px bantop
Бүгеннән Арча үзәк китапханәсе яңа статуста - модель китапханә буларак эшли башлады
18:56 30.09.2025 16+
Бүгеннән Арча үзәк китапханәсе яңа статуста - модель китапханә буларак эшли башлады
"Гаилә" милли проекты кысаларында 15 млн сум күләмендә грант отып, китапханә тулысынча модернизацияләнде.
Модель китапханә - яңа заман китапханәсе ул.
Биредә уку, белем алу, ял итү өчен барлык шартлар да тудырылган.
Тантанада Арча муниципаль районы башлыгы Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов, ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов, ТР Милли китапханәсе директоры урынбасары Һадиев Ирек Габделхәй улы, Республика Яшүсмерләр китапханәсе директоры Вәлиуллина Наилә Рәфыйк кызы, Әтнә, Балтач, Кукмара, Биектау районнары китапханә җитәкчеләре катнашты.
Яңартылган китапханәнең укучылары күп булсын, шәһәребез һәм районыбыз халкы өчен игелекле хезмәт итәргә язсын!
#АрскКультура

Оставить сообщение: