Рекламный баннер 990x90px bantop

Илһам алам күңел чишмәсеннән

14:30 19.09.2025 16+
Илһам алам күңел чишмәсеннән
18 сентябрь – якташыбыз, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Г. Исхакый исемендәге дәүләт бүләге иясе Гариф ага Ахуновның тууына 100 ел. Кадерле якташыбыз хөрмәтенә Арчабыз зур тантанага әзерләнде һәм мәркәзебездән дәрәҗәле кунаклар кабул итте. Алар Гариф ага хөрмәтенә оештырылган күп төрле чараларда катнаштылар.

Юбилей уңаеннан уздырылган чараларның иң тантаналысы – Арчаның сәнгать мәктәбендә дәвам итте. Кунакларны фойеда “Мирас” гармунчылар ансамбле каршы алды. Кунаклар бай китап күргәзмәсе, язучының үзе, гаиләсе белән бәйле фотокүргәзмә белән таныштылар.

Әдәби-музыкаль кичәне Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гаптрәүп улы Хисаметдинов ачып җибәрде. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов һәм башка мәртәбәле кунакларның чыгышлары тыңланды. Чара Районыбызның сәнгать осталары тарафыннан әзерләнгән музыкаль бүләкләр белән бәйләнеп барып, күңелләргә җылылык өстәде.

Кичәнең иң дулкынландыргыч өлеше – 2025 елгы Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия лауреатларын билгеләү һәм бүләкләү булды. Районыбыздан чыккан 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр әдәбият өлкәсендә төрле номинацияләрдә җиңүче яшьләр Гариф Ахунов премиясенә ия булуга дипломнар һәм акчалата бүләкләр алдылар.

Арча төбәге, аеруча аның Казансу буендагы авыллары, халкы, гореф-гадәтләре Гариф агага шәхес буларак формалашуга зур йогынты ясаган. Язучының әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәте шушы җирдә, шушы туфракта барлыкка килгән. Бүген шушы олы мирасны дәвам итәрдәй яшь каләм осталарының үсеп килүен күрү сокландыра.

Гариф аганың гомер чишмәсе тулып, чылтырап, юл ярып, буыннар арасын бәйләп аксын иде, киләчәк буыннарга, бигрәк тә, милләтебез сагында торган балаларыбызга бу чишмә иҗат этәргече, яшәү көче, киләчәккә ышаныч биреп торыр дигән өметтә калыйк!

18 сентября исполнилось 100 лет со дня рождения земляка, выдающегося татарского писателя, Народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая, лауреата Государственной премии имени Г. Исхаки Гарифа Ахунова. Его творчество стало неотъемлемой частью культурного наследия Республики Татарстан, вдохновляя многие поколения читателей.

Наш город посетили многоуважаемые гости из столицы республики. В Арской детской школе искусств прошло торжественное мероприятие, посвящённое юбилею знаменитого земляка. В уютном фойе гостей приветствовал ансамбль гармонистов «Мирас», наполнив пространство татарскими народными мелодиями. Особое внимание привлекла богатая книжная выставка, представившая широкий спектр произведений мастера слова. Рядом разместилась фотовыставка, собравшая уникальные кадры из жизни писателя и его близких, открывающая зрителям удивительный мир личной истории талантливого автора.

Торжественный литературно-музыкальный вечер открыл руководитель исполнительного комитета Арского муниципального района Алмаз Гаптраупович Хисамутдинов. Выступления заместителя министра культуры РТ Дамира Даниловича Натфуллина и заместителя руководителя Исполнительного комитета Всемирного Конгресса татар Ирека Ильдусовича Шарипова подчеркнули значимость события для татарской нации и отметили вклад Гарифа Ахунова в литературу и искусство. Музыкальные номера украсили мероприятие своей искренностью и душевностью, даря радость и тепло каждому присутствующему.

Однако самой трогательной частью вечера стало объявление победителей литературной премии имени Гарифа Ахунова 2025 года. Юные таланты в возрасте от 15 до 35 лет стали лауреатами конкурса, получив заслуженную награду в виде дипломов и денежных премий.

Сегодня мы видим, как молодое поколение писателей, воспитанное на произведениях татарских классиков, уверенно идёт своим путём, создавая новые произведения, полные энергии и силы предков.

https://vk.com/album-123447986_310121477
[id159119029|Наиля Гарифзяновна]
#АрскаяЦентральнаяБиблиотека #АрскаяЦБС #Арск #АрскКультура #АрчаМәдәният #ГарифАхунов
1038

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ