Рекламный баннер 990x90px bantop

Арча сәнгать мәктәбендә Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган "Илһам алам күңел чишмәсеннән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды

20:24 18.09.2025 16+
Арча сәнгать мәктәбендә Гариф Ахуновның 100 еллыгына багышланган "Илһам алам күңел чишмәсеннән" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды.

Фойеда кунакларны сәнгать мәктәбенең "Мирас" гармунчылар ансамбле, Үзәк китапханә һәм "Казан арты" тарих-этнография музее хезмәткәрләре әзерләгән китап һәм язучының үзе, гаиләсенә багышланган фотокүргәзмә каршы алды.

Чараны Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Габдерәүф улы Хисаметдинов ачты.

Татарстан республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәрипов, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин чыгышлары концерт номерлары белән үрелеп барды.

Тантанада Гариф Ахунов исемендәге әдәби премия лауреатлары игълан ителде.

Быел бу дәрәҗәле исемгә 8 укучы һәм студент лаек булды.

Алар диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Кичәдә язучылар, галимнәр, республикабыз китапханәләре һәм музейлары хезмәткәрләре, районыбыз китапханәчеләре, татар теле укытучылары, Арча педагогия көллияте студентлары катнашты.
1532

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ