Рекламный баннер 990x90px bantop

Бүген хөрмәтле якташыбыз, галимә, язучы һәм тәрҗемәче Гәүһәр Мөхәммәт кызы Хәсәнованың туган көне

15:01 11.09.2025 16+
Бүген хөрмәтле якташыбыз, галимә, язучы һәм тәрҗемәче Гәүһәр Мөхәммәт кызы Хәсәнованың туган көне. Ул 1959 елның 11 сентябрендә Арча районы Казанбаш авылында туа. Әтисе – Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе – Лилия Бәширова – Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы.
1960 елда алар Казанга күченеп килә. Гәүһәрия Казанда 126 нчы урта мәктәпне тәмамлап, 1977-1982 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында белем ала. Укуын тәмамлагач, ике ел Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый. 1988 елда Урал дәүләт университетында Х1Х йөз рус әдәбияты тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. 1990 елдан башлап Гәүһәр Хәсәнова Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор булып эшли. 2007 елдан яшьләр журналы “Идел”дә әдәби мөхәррир, тәрҗемәче – татар прозаикларының төрле жанрдагы әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. Әнәс Хәсәновның “Әнис алмалар”, Зиннур Мансуровның “Тукай белән әңгәмәләр” , әтисенең “Торналар төшкән җирдә” китапларын рус теленә тәрҗемә иткән. Шулай ук Туфан Миңнуллин, Марсель Галиев һәм башка язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.
2004 елда Гәүһәр Хәсәнова “Мөхәммәт Мәһдиев: язучы турында замандашлары” дигән хезмәтен, 2009 елда Татарстан китап нәшриятында М.Мәһдиевнең биш томлыгын, 2014 елда әтисенең газета-журналларда чыккан фәнни-публицистик мәкаләләре тупланган “Сызып ак нур белән...” дип исемләнгән китабын төзеп чыгара.
Язучы, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты Гәүһәр Хәсәнова 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова, Гавриил Державин исемендәге әдәби премияләр иясе.
Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши, Татарстан Республикасы Язучылар берлегендә тәрҗемәче булып эшли.
Гәүһәр Мөхәммәтовна, Сезне ихластан Туган көнегез белән котлыйбыз!!!
Бәрәкәтле, мул тормышта исән-имин яшәгез, иҗади уңышлар телибез Сезгә!!!
#АрскКультура #КазанАртыМузее
467

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ