Рекламный баннер 990x90px bantop

Тирән кайгы

19:00 28.11.2023 16+
Тирән кайгы

Татарстан Республикасының театр сәнгате тирән кайгы кичерә. Каты авырудан соң 2023 елның 28нче ноябрендә 84нче яшендә Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, милли сәхнәбезнең якты йолдызларыннан берсе, халкыбызның яраткан артисткасы Наилә Хәким кызы Гәрәева вафат булды.

Наилә Гәрәева бөтен тормышын театрга багышлаган искиткеч талантлы шәхес, татар театрына 60 елдан артык фидакарь хезмәт иткән сирәк артистларның берсе иде.

Наилә Хәким кызы Гәрәева татар халкының иң танылган һәм яраткан сәхнә осталарыннан берсе иде, ә аның иҗат һәм тормыш юлы – табигать биргән олы талантка һәм сәнгатькә, шулай ук милләткә тугрылык билгесе булды.

Халкыбызның сөекле артисткасы Наилә Гәрәеваның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Наилә Гәрәева белән хушлашу 29 ноябрьдә 10.00 сәгатьтә Мәрҗани мәчете каршында була.

(К.Насыйри урамы, 17)

1278

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ