Рекламный баннер 990x90px bantop
Казан Экспо күргәзмә комплексы мәйданчыгында "РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек" III халыкара форумы башланды
15:30 18.08.2025 16+
Казан Экспо күргәзмә комплексы мәйданчыгында "РОСТКИ: Россия һәм Кытай - үзара файдалы хезмәттәшлек" III халыкара форумы башланды.
Форумда төрле юнәлешләр буенча эшлекле программа әзерләнгән иде. Арча район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Фәтхетдинова Л .Ф. һәм Абзалов И.А. әлеге форумның "Мәдәният" юнәлеше буенча үткәрелгән "Матди булмаган мәдәни мирас. Өйрәнү һәм саклауның дөньякүләм һәм региональ практикалары" темасы астында махсуслаштырылган сессия эшендә катнаштылар. Сессия Матди булмаган мәдәни мирас объектларын саклау мәсьәләләренә, аларны өйрәнүнең һәм популярлаштыруның заманча методикаларына багышланган иде. Матди булмаган этномәдәни байлыкны өйрәнү һәм саклауның иң яхшы практикалары белән уртаклашу илебез мәдәниятләренең үзара баетылуына, алар арасында халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә, халыкларыбызның мәдәни кодларын яхшырак аңлауга ярдәм итәчәк.
#АрскКультура #АрскийРДК

Оставить сообщение: