Рекламный баннер 990x90px bantop

"Оста куллар" жәйге кичләрдә күршеләрне ишегалларында җыя

10:45 15.08.2025 16+
"Оста куллар" жәйге кичләрдә күршеләрне ишегалларында җыя

️Чираттагы очрашу 14 август көнне Зәйнуллин һәм Борһанов урамнары киселешендәге ишегалдында оештырылды.

️Җәйге кич сабыйларның көлүләре, өлкәннәрнең илһамлануы һәм күршеләрнең эчкерсез аралашуы белән тулы иде.

️Балалар үзләрен робототехника, конструкторлар җыю, мультфильмнар ясау, автомодельләр һәм судомодельләр белән идарә итү буенча остаханәләрдә сынап карадылар.

Барлык катнашучылар да казанышлары өчен файдалы сувенирлар һәм татлы бүләкләр алдылар.

Өлкәннәр, концерт тыңлап, конкурслар һәм уеннарда катнашып, бәйрәм рухына чумды.

Мондый искиткеч бәйрәмне бүләк иткән оештыручыларга рәхмәт.

“Оста куллар” фестивале «Куршефест» конкурс программасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән үткәрелде.

️Җәй яктылык һәм бәхет бирүен дәвам итсен! Ә без, күшеләр, сезнең белән ешрак очрашыйк!

#ЛетовТатарстане #Айдагулять #Нашдвор #Куршефест
375

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ