Рекламный баннер 990x90px bantop
Музей – кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере
17:52 13.08.2025 16+
Музей – кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере
Арча муниципаль районында барлыгы 5 муниципаль һәм 2 дәүләт музейлары эшләп килә.
«Казан арты” тарих-этнография музее 2009 елда Татарстан Республикасының беренче президенты М.Ш.Шәймиев катнашында ачылды.
Музей экспозициясе татар халкының тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә багышланган. Музейда тарихи экспонатлар һәм интерактив зоналар тәкъдим ителә.
2023 елда «Казан арты» музеенда «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонт үткәрелде.
Музейда экскурсияләр, әдәби-музыкаль чаралар үткәрелә, күргәзмәләр, осталык дәресләре оештырыла, шулай ук «Пушкин картасы» программасы уңышлы тормышка ашырыла.
Әдәбият һәм сәнгать бүлеге – музейда безнең төбәктә туган язучылар, сәнгать эшлеклеләре һәм башка күренекле шәхесләр турында материаллар җыелган, шулай ук Арча районының XV гасырдан башлап тарихы да тәкъдим ителгән. Бина 19 гасыр архитектура һәйкәле булып тора. 20 нче еллардан башлап биредә милиция конторасы, прокуратура, шунда ук халык судьялары һәм тикшерүчеләр эшләгән.
“Әлифба” музее (филиал) – 1999 елда Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте бинасында ачыла. Экспозиция борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дөнья халыкларының язу культурасы барлыкка килүенә һәм үсешенә багышланган.
Музейда «Әлифба» дәреслеге авторлары С.Г.Вәгыйзов һәм Р.Г.Вәлитованың педагогик һәм иҗади эшчәнлегенә бәйле бай ядкәрләр урын алган.
Мөхәммәт Мәһдиев музее (филиал) – 2000 елда Гөберчәк авылында ачылды. Музейның экспозициясе Гөберчәк авылының тарихын, мәдәниятен чагылдыра; халык язучысы М.Мәһдиев әтисенең һәм әнисенең шәхси әйберләре, китаплар, кулъязмалар, документлар саклана. Биредә язучының хатлары аша аның тормышын һәм иҗатын якыннанрак өйрәнергә мөмкин.
Галиәсгар Камал музее (филиал) – 2021 елда Сикертән авылында ачылды. Музейда «Галиәсгар Камал - талантлы шәхес», «Татар йорты интерьеры», «Авыл тарихында милләт язмышы» кебек экспозицияләр оештырылган.
Шулай ук Яңа Кырлайда Габдулла Тукай Дәүләт әдәби–мемориаль музей комплексы, Тукаевларның Кушлавычта музей-йорты дәүләт музейлары эшли.
Сезне Арча районы музейларында көтеп калабыз!
#АрскКультура

Оставить сообщение: