Рекламный баннер 990x90px bantop

Туган якта бар да якын миңа

21:34 06.08.2025 16+
Туган якта бар да якын миңа...

Бүген “Казан Су” ял паркында “Татарстанда җәй” проекты кысаларында Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре якташыбыз Фәнис Зыялы белән “Туган якта бар да якын миңа!” дип исемләнгән иҗади очрашу уздырды.

Фәнис Фәрхәт улы Зыятов – Төркиядә яшәп иҗат итүче шагыйрь, адвокат, җәмәгать эшлеклесе.

Очрашуда Фәнис Фәрхәт улы үзенең шигырьләрен укыды, курайда уйнады.

Төркиядә туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау максатыннан башкарылган эшләр турында сөйләде. Дин, милләт, тел, сәяси мәсьәләләр буенча фикерләре белән уртаклашты.

Чарада Арча үзәк китапханәсенең “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе әгьзалары, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, китап укучылар, әдәбият-сәнгать сөюче райондашларыбыз катнашты.

#ЛетовТатарстане
#АйдаГулять
533

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ