Рекламный баннер 990x90px bantop

27 июль Күпербаш авылында "Милли уеннар кичәсе" үткәрелде

14:38 29.07.2025 16+
27 июль Күпербаш авылында "Милли уеннар кичәсе" үткәрелде.
Чара барышында кунаклар һәм авыл халкы күп төрле күңел ачу чараларында катнашты: алар өчен халык уеннары, ярышлар оештырылды.
Җыр-моң, дәртле биюләр, гармун-тальяннардан агылган моң бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Оештыручылар хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрнең гаиләләренә, бүгенге көндә вакытлыча ялга кайткан егетләргә, шулай ук, ярдәм йөзеннән маскировка челтәрләре үргән, токмач кискән авыл халкына рәхмәт йөзеннән бүләкләр тапшырдылар.
Авыл халкы, кунаклар бәйрәмне оештыруда зур көч куйган Күпербаш авыл Мәдәният йорты директоры Миләүшә Вәлиева, сәнгать җитәкчесе Сөмбел Заһидуллина, китапханәче Алсу Ивановага олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
#АрскКультура #АрскийРДК #АрскаяЦентральнаяБиблиотека #ЛетоВТатарстане #АйдаГулять #ЛетоВАрске
586

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ