Рекламный баннер 990x90px bantop
Торган җир көмеш, туган җир-алтын, диләр
22:04 27.07.2025 16+
Торган җир көмеш, туган җир-алтын, диләр.
Чынлап та, нинди җирләр, илләр гизеп, кайда гына йөрсәк тә, кем генә булсак та, туган як күңелгә иң якыны һәм кадерлесе.
Ямьле җәй айлары – авылдашлар, туганнар белән шатлыклы очрашулар чоры. Районыбыз халкы тырышып эшли дә, ял да итә белә.
Күпербаш авылында узган "Милли уеннар кичәсе" гаилә белән рәхәтләнеп ял итү, дус-туганнар белән очрашу урыны булды.
Чара барышында кунаклар һәм авыл халкы күп төрле күңел ачу чараларында катнашты: алар өчен халык уеннары, ярышлар оештырылды. Җыр-моң, дәртле биюләр, гармун-тальяннардан агылган моң бәйрәмне тагын да ямьләндерде.
Алга таба да бу матур гадәтләребез тукталмасын, авыл халкы һәрвакыт бердәм булсын, әлеге бәйрәмнең җылылыгы күңелләрдә озак саклансын.
#Татарстандаҗәй
#ЛетовТатарстане
#Айдагулять

Оставить сообщение: