Рекламный баннер 990x90px bantop

ЗУР ЮГАЛТУ

18:41 26.11.2023 16+
ЗУР ЮГАЛТУ

Кайгылы хәбәр килеп иреште. Районыбызда мәдәният өлкәсе үсешенә зур өлеш керткән шәхес Клара Мәрдән кызы Филиппова вафат.

1972 елда Арча район Мәдәният йортының яңа ике катлы бинасы сафка баса. Бу – район өчен зур вакыйга була. Бина ачкычын 1966-1973 елларда Арча районы мәдәният бүлеген җитәкләгән Клара Филлиповага тапшыралар.

– Мин 1966 елда 27 яшьтә мәдәният бүлеге җитәкчесе булып Арчага килдем. Ул чорда бик күп эшләр башкардык. Җыр бәйрәмнәре оештырдык. Беренчесе – 1967, соңгысы 1972 елда булды. Яңа Мәдәният йорты да шул чорда сафка басты. Бервакыт автобуста кайтып киләм. Клара клубы да Клара клубы, дип сөйлиләр. Кызыксынып сорадым. Арчадагы Мәдәният йортын Клара төзетте бит, диләр. Горурланып куйдым. Биредә мине онытмыйлар икән! Бүген дә Мәдәният йорты гөрләп эшләп ята. Яңа талантлар барлыкка килә. Заманча чаралар оештырыла. Шулар турында ишетеп күңелем сөенә. Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләренә уңышлар гына телим, – дип сөйләде Клара ханым Мәрдәновна соңгы әңгәмәсендә.

Клара Филлипова Яшел Үзән районында Г.Тукай исемендәге милли мәдәният үзәге директоры вазыйфасын башкарды. Аның җитәкчелегендә бер төркем кунаклар сентябрь аенда Арчада булып киттеләр. Клара ханым инициативасы белән 2012 елда ике район арасында “Тукай-күпере, дуслык-күпере” салынган иде. Татар телен, милләтен үстерү өчен зур хезмәт куйган шәхес.

Клара Мәрдән кызы Филлипованың урыны җәннәт түрләрендә булсын! Гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.



812

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ