Рекламный баннер 990x90px bantop
Районыбызда урак өсте!
19:44 21.07.2025 16+
Районыбызда урак өсте!
20 июль көнне хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агромнар, тармак ветераннары белән берлектә Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов басуларны карап чыкты, уңыш потенциалын билгеләде.
АкБарс Агрокомплексы быел язгы чәчүне аммиак суы белән башкарып чыккан, эшләү өчен аммиак ясау пункты ясалган яңа техникалар алынган.
Яңарыш (Возрождение) Агрофирмасында чәчеләсе культураларны аерым делянкаларда сынап карыйлар, уңышлы килеп чыккан очракта, сыналган культуралар басуларда урын ала.
Курса МТСында КАС системасын кулланалар, тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен уңайлы булган сыек ашлама белән эш итәләр.
Казанка Агрофирмасында экологик яктан чиста булган уңыш алыр өчен, агуларсыз җирне элеккеге эшкәртү технологияләре кулланыла.
Кишет хуҗалыгында яңача технология белән эшлиләр, җир эшкәртелми, ә аның өслеге үсемлекләрнең махсус вакланган калдыклары - мульча белән генә каплана. Мондый игенчелек системасы туфракның су һәм җил эрозиясен булдырмый, шулай ук дымны яхшырак саклый.
Соңгы елларда Игенче Агрофирмасы техник культураларга басым ясый, биредә соя, көнбагыш һәм башка культуралар үстерә башлаганнар.
Кырлай Агрофирмасының да зур бәрәңге басулары бар, аларның сугару системаларын карап чыктык.
"Кыр-басуларыбыз гөрли! Кыр батырларыбызга исәнлек-саулык һәм мул уңыш телибез!"-диде район җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов.
#АРСКУборочнаякампания2025

Оставить сообщение: