Рекламный баннер 990x90px bantop
17 июльдә Россиядә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, районыбызда эшләп килүче фольклор коллективлар белән танышырбыз
11:49 17.07.2025 16+
17 июльдә Россиядә Бердәм фольклор көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, районыбызда эшләп килүче фольклор коллективлар белән танышырбыз.
Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы эшчәнлегенә тиздән 3 ел булачак. Җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтгалиева.
Коллектив бик күп бәйге-фестивальләрдә катнашып алдынгы урыннар яуларга өлгергән. Республика, районкүләмендә узучы чараларда да алар актив катнаша, борынгы гореф-гадәтләрне һәм йолаларны саклау, үстерү буенча зур эш алып баралар.
Коллектив күпчелек яшьләрдән тора.
“Хәзинә”нең репертуарында "Кичке уен", "Аулак өй", "Никах йоласы", "Көтү куу", "Сабантуйга бүләк җыю", "Студентларның бәрәңге алу чоры”, “Каурый бәйрәме”, "Кыз алу", "Сөенче җиткерү", "Ындыр табагына ашлык кайту", "Печән өсте", "Хәрби хезмәткә озату" күренешләре бар.
#АрскКультура #АрскийРДК #Бердәмфольклоркөне
#Единыйденьфольклора

Оставить сообщение: