Рекламный баннер 990x90px bantop

Ташкичү - ата бабаларыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый торган авыл

13:05 17.07.2025 16+
Ташкичү - ата бабаларыбыз йолаларын, гореф-гадәтләрен кадерләп саклый торган авыл. Аның бай тарихы бар. Милләтебезнең үткәнендә тирән эз калдырган олы шәхесләр исеме белән (Шииһабетдин Мәрҗани, Габдулла Галиев (Батырша), Мәхмүт Галәү һәм башка зыялылар) бәйле аның тарихы.
Авылда борынгыдан ук сакланып килгән йолалар, гореф-гадәтләр: Каз өмәләре, Аулак өйләр, Кич утыру, Килен каршылау, Кодалар төшерү, Нигез ашы һәм башкалар буыннан-буынга тапшырылган.
2008 елда Арча районы Ташкичү авыл мәдәният йортында "Өммегөлсем" фольклор коллективы эшли башлый. Аңа нигез салучы Розалия Насыйбуллина.
Бүгенге көндә коллективны Тәнзилә Вәлиева җитәкли. Фольклор-этнографик күренешләр арасында "Аулак өй", "Сөлге агарту", "Уракка төшү", "Печәнгә төшү", "Кичке уен", "Су буенда кер чайкау", "Кодалар каршылау", "Бишек туе", "Фронтка озату", "Капка төбендә кич утыру", " "Кыз урлау " һәм башкалар бар.
#АрскКультура #АрскийРДК
593

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ