Рекламный баннер 990x90px bantop

Бүген Арча педагогия көллияте базасында Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән укучылар өчен татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү юнәлешендәге “БЕЗ-ТУКАЙ

21:49 16.07.2025 16+
Бүген Арча педагогия көллияте базасында Россия Федерациясе төбәкләреннән килгән укучылар өчен татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү юнәлешендәге “БЕЗ-ТУКАЙ ОНЫКЛАРЫ” -"ТатАрчаҖәй” төбәкара җәйге ял аланының ябылу тантанасы узды.

Аланның юнәлеше – татар телен, мәдәниятын, сәнгатен, әдәбиятын өйрәнү. Монда Россиянең 12 төбәгеннән килгән 150 бала ял итә: Чиләбе, Төмән, Әстерхан, Пермь, Киров, Оренбург, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Удмуртия, Татарстан, Башкортстан, Мари Иле, 75 бала Татарстанан. Аларның күбесе татар теле олимпиадалары һәм төрле иҗади бәйгеләр җиңүчеләре.

️Балаларның биредә күңелсезләнеп утырырга вакытлары юк. Көн дәвамында түгәрәкләр, спорт секцияләре, осталык дәресләре уза, төрле күңел ачу чаралары оештырыла, танылган шәхесләр белән очрашулар үтә. Берсеннән берсе матур чыгышлары белән килгән кунакларны таң калдырдырырлык итеп әзерләнгәннәр.

Киләсе смена 22 июльдән 8 августка кадәр эшлиячәк, 20 регионнан 160 бала ял итәчәк дип көтелә.

#БЕЗТУКАЙОНЫКЛАРЫ
#ТатАрчаҖәй
2141

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ