Рекламный баннер 990x90px bantop

Бүген Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы (җит: Мөхәммәтгалиева Л

21:34 02.07.2025 16+
Бүген Арча район Мәдәният йортының "Хәзинә" фольклор коллективы (җит: Мөхәммәтгалиева Л.Р) башкалабызның Горький исемендәге ял паркында "Байтирәк" ("Древо жизни") проектында катнаштылар. Алар "Солдатка озату" фольклор күренешен тәкъдим иттеләр.
Проект Идел буе халыкларының (татарлар, руслар, чуашлар, удмуртлар, марилар, мордвалар һәм башкортлар) бай мәдәни мирасы белән таныштыра. Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективлар солдатка озату йолаларына багышланган интерактив программалар тәкъдим итте.
"Байтирәк" проекты Идел буе халыкларының гореф-гадәтләрен саклап калырга һәм яңа буынга тапшырырга, милләтара бердәмлекне һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуны максат итеп куя. "Хәзинә" фольклор коллективы әлеге проектта икенче ел рәттән катнаша.
#АрскКультура #АрскийРДК
948

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ