Рекламный баннер 990x90px bantop

Укучыларыбызның уңышлары сөенерлек!

18:40 22.11.2023 16+
Укучыларыбызның уңышлары сөенерлек!

15 ноярьдә бер төркем укучыларыбыз Әтнә дәүләт драма театры бинасында балалар һәм яшүсмерләр арасындагы республикакүләм драматургия конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашып кайттылар. Әлеге бәйге Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры тарафыннан Татарстан Республикасының Мәгариф министрлыгы ярдәме белән үткәрелде.Бәйге татар телен, әдәбиятын саклауда, яшьләребез арасында сәләтле балаларны ачыклау максатыннан үткәрелде.Конкурста катнашкан һәр балага"АLGA" фирмасыннан махсус бүләк тапшырылды. Шулай ук дәрәҗәле 2, 3 урыннарны безнең район укучылары алуы шатлыклы вакыйга. 2 урында- Наласа урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Габдрахманова Зилә ( җитәкчесе Габдрахманова Г.В.), 3 урында- Хәсәншәех төп гомуми мәктәбе 9 нчы сыйныф укучысы Хәмидуллина Камилә ( җитәкчесе Гозәерова Л. Г.)Дәрәҗәле урыннарны алган укучыларыбыз истәлекле бүләкләр һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.Шулай ук Түбән Аты төп мәктәбенең 9 нчы класс укучысы Йосыпова Ания (җитәкчесе Хәмидуллина З.Я.) жюринең махсус бүләгенә лаек булды. Әлеге бәйгедә нәтиҗәле урын алган укучыларны, аларның җитәкчеләрен котлыйбыз!

1168

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ