Рекламный баннер 990x90px bantop
15 ноябрьдә районыбызда Терлекчелектә цифрлы технологияләрне кертү дигән темага Гомумроссия семинары үтте. Беренче тукталыш Яңарыш ширкәтендә
18:21 21.11.2023 16+
15 ноябрьдә районыбызда “Терлекчелектә цифрлы технологияләрне кертү“ дигән темага Гомумроссия семинары үтте. Беренче тукталыш – “Яңарыш“ ширкәтендә.
Моннан биш елдан аз гына артыграк элек оешкан бу хуҗалыкның Россия күләмендә үрнәк дәрәҗәгә күтәрелә алуы бик тә куанычлы хәл. Һәм әлеге могҗиза безнең күз алдында туды.
– Без килеп эшли башлауга һәр тармактагы мөмкинлекләрне анализладык, – дип сөйләде хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. – Шуннан яңа технологияләр кертми торып башкача үсешкә ирешеп булмавын аңладык.
Җитәкче гаять компетентлы кеше, һәр өлкәдәге хәлне яхшы белә, теләсә кайсы аудиториядә чыгыш ясарлык белемгә ия. Сөйләрлек, күрсәтерлек эшләре бар. Терлекчелек өлкәсендә зур сикереш ясадылар, хәзер елга бер сыердан уртача савымны 10 мең килограммга җиткерү турында сүз алып баралар. Гөмбәләр кебек яңа комплекс биналары калкып чыкты һәм төзелеш дәвам итә.
Хуҗалыкта ветеринария өлкәсенә дә игътибар зур. Шушы уңайдан бер генә мисал. Элек мондый семинарлар булганда күпме халык тораклар буйлап йөрер иде. Ә хәзер зур экранга карап барын да күреп, өйрәнеп була. Терлекчеләрнең дә, ветеринарларның да ничек эшләгәнен күреп хозурландык. Эшләүчеләргә килгәндә, шул кадәр зур комплекста нибары 18 кеше алар. Шартлар – искиткеч, хезмәт хаклары яхшы...
Тулырак: https://clck.ru/36hnc5

Оставить сообщение: