Рекламный баннер 990x90px bantop
Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннары көне уңаеннан Арчада Хәтер күгәрченнәре акциясе узды
18:19 20.11.2023 16+
Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннары көне уңаеннан Арчада «Хәтер күгәрченнәре» акциясе узды.
Ноябрьнең өченче якшәмбесе Бөтендөнья юл фаҗигасе корбаннары көне. Бу бәйрәм түгел. Тагын бер тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен, куркынычсыз хәрәкәтне искә төшерүче көн.
Шул уңайдан Арчаның 1нче мәктәбе ЮИД отряды һәм "Беренчеләр хәрәкәте" укучылары белән берлектә ЮХИДИ һәм "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесы җомга көнне шәһәр урамнарының берсендә плакатлар белән тере инсталляция төзеп, юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турындагы чакыру белән чыктылар һәм җәяүлеләргә дә, машина йөртүчеләргә дә яктылык кайтаручы элементлар тапшырдылар. Алар барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларга куркынычсыз юллар теләделәр.
"Хәтер күгәрченнәре" исеме астында узучы бу чарада Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Рөстәм Хәкимов, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча дәүләт бюджет идарәсенең Арча районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтҗанова, Арчаның 1нче мәктәбе ЮИД отряды җитәкчесе Лилия Әхмәтгалиева, "Беренчеләр хәрәкәте" җирле бүлегенең җитәкчесе Лия Ильина, әти-әниләр һәм укучылар катнашты.

Оставить сообщение: