Рекламный баннер 990x90px bantop
Авыл көе... Бар бит шундый көйләр
18:39 19.11.2023 16+
Авыл көе... Бар бит шундый көйләр
Чыңлый -чыңлый гармун телендә
Еллар аша гасырларны ярып
Яңгырый әле ул көй бүген дә.
Авыл көе ...Димәк авылныкы!
Үз туфраклы, җирле, үз илле!
Ул табигый -җир астыннан бәреп
Чыккан гади чишмә шикелле.
Авыл көе...Ата-бабам көе...
Күңелләргә кергән күңелдән
Җир теле һәм җир акылы белән
Йөрәк моңына килеп үрелгән.
Авыл ...Мине үстергән көй,
Минем гади, моңлы төбәгем.
Гомеремне, кулдан килгән кадәр
Шушы гади көйдә көйләдем
"Яланбаш " көе"
Башкара Равил Мөгаллимов
Чыңлый -чыңлый гармун телендә
Еллар аша гасырларны ярып
Яңгырый әле ул көй бүген дә.
Авыл көе ...Димәк авылныкы!
Үз туфраклы, җирле, үз илле!
Ул табигый -җир астыннан бәреп
Чыккан гади чишмә шикелле.
Авыл көе...Ата-бабам көе...
Күңелләргә кергән күңелдән
Җир теле һәм җир акылы белән
Йөрәк моңына килеп үрелгән.
Авыл ...Мине үстергән көй,
Минем гади, моңлы төбәгем.
Гомеремне, кулдан килгән кадәр
Шушы гади көйдә көйләдем
"Яланбаш " көе"
Башкара Равил Мөгаллимов
Оставить сообщение: