Рекламный баннер 990x90px bantop
Татарстан балаларының гүзәллек һәм сәләт конкурсы "Мини-мисс Татарстан" тәмамланды
15:08 03.06.2025 16+
Татарстан балаларының гүзәллек һәм сәләт конкурсы "Мини-мисс Татарстан" тәмамланды
Гыйльметдинова Зәмирә Айрат кызы районыбыз данын яклап, “Мини-мисс Татарстан” гүзәллек һәм сәләт конкурсында катнашты.
Зәмирә 27 нче апрель көнне Мегга сәүдә үзәгендә кастингта катнашты. Анда 40 кыз арасыннан жюри күңеленә хуш килгән 30 кызны сайлап алды.
31 нче май көнен дулкынланып көтеп алдык һәм Зәмирә- финалда. Финалга 19 кыз узды. 25 нче майдан алып 30 нчы майга кадәр Казанның Мираж отелендә репетицияләр үтте. Анда кызлар подиумнан дөрес йөрү, сәхнәдә үзеңне матур тоту кебек күнекмәләргә әзерләнделәр.
31 май филармония сәхнәсендә зур бәйрәм оештырылды. Сәхнәгә чыгар алдыннан һәрбер кыз зур сынаулар узды: үзең турында сөйләү (визитка), талантыңны күрсәтү, гомуми бию. Зурларныкыннан аермалы буларак, оештыручылар һәм жюри әгъзалары катнашучыларның иҗади сәләтенә зур игътибар бирде. Барлык сынаулардан соң, кызлар затлы күлмәкләрдән чыгып, үзләрен күрсәттеләр.
Зәмирә Айрат кызы "Мисс елмаю " номинацияседә җиңүче булды. Бер атна эчендэ кызлар дуслашып беттеләр, бер берсенә уңышлар теләделәр.
️ Зәмирәнең әти-әнисенә дә чиксез зур рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез.
Зәмирәне ихластан котлыйбыз! Син булдырдың, без синең белән горурланабыз!

Оставить сообщение: