Рекламный баннер 990x90px bantop

27 майда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең бәяләп бетергесез ролен тану буларак

07:29 27.05.2025 16+
27 майда Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә дәүләт тарафыннан мәдәни кыйммәтләрне саклау һәм арттыруда китапханәләрнең бәяләп бетергесез ролен тану буларак 1995 елда гамәлгә куелган дата - "Бөтенроссия китапханәләр көне" билгеләп үтелә.
Китапханә эше күп гасырлык традицияләргә ия. Районыбыз китапханәләре барлык мәгълүмат агымнарын бергә тупларга, укучылар даирәсен, шул исәптән Интернет аша да, киңәйтеп хезмәттәшлек итә. Бу китапханә хезмәткәрләренә аерым таләпләр куя. Даими рәвештә камилләшү, яңа эш алымнары һәм формаларын эзләү, һөнәри осталык, һәр укучыга шәхси якын килү - безнең китапханәчеләргә хас сыйфатлар. Техник чаралар һәм технологияләр ничек кенә үзгәрсә дә, китапханә китапханәчеләр һәм китап укучылардан башка яши алмый. Китаплар бүгенге көндә дә тормышыбызның алыштыргысыз юлдашлары. Китапханәләр үзлегеңнән белем алу урыны гына түгел, ә мәдәни агарту үзәкләре дә булып хезмәт итә. Без моны район китапханәчеләренең башкарган хезмәтлә­реннән күреп торабыз.
Районыбызның барлык китапханә хезмәт­кәрлә­ренә һәм китап сөючеләргә яңа казанышлар, уңышлы проектлар һәм идеяләр, сәламәтлек һәм иминлек телибез!
#Арсккультура #АрскаяЦентральнаяБиблиотека
771

Оставить сообщение:

АРХИВ ВЫПУСКОВ
Рекламный баннер 300x250px 300na250
МЫ В СОЦСЕТЯХ
Рекламный баннер 300x600px 300na600
ПОЛЕЗНЫЕ РЕСУРСЫ